Бурбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Үлгәндә дә илгә тугры калдык...”

25 августь-Җәлилчеләрне искә алу көне. 1944 елның  25 августында Плетцензее төрмәсендә, Германиянең Император суды карары нигезендә, Муса Җәлил һәм аның 10 көрәштәшенең башы чабыла..  Әмма алар антларына үлгәндә дә тугры калдылар. Аларның үлеменә шаһит булган Германия рухание соңыннан: "Татарлар елмаеп үлделәр",- дип искә төшерде. Әйе, алар фашистларны җиңеп, халкыбызның намусын саклап калып, безнең бүгенге көнебез хакына батырларча һәлак булдылар. Җәлилчеләр үлгәннән соң, Бөек Ватан сугышы орденнары һәм медальләре белән бүләкләнделәр.  25 август көнне укучылар белән шушы көн фажигасе турында  әңгәмә уздырылды