Бурбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Үткәннәрне барлап”...

1977 елдан башлап 18 май - Халыкара музейлар көне буларак билгеләп үтелә. Музей ул - үзе бер дөнья, анда халкыбызның үткән тормышын, мәдәнияте һәм сәнгатенең үсешен, фәнни һәм техник үзгәрешләрне, гомүмән тарихны барларга мөмкин.

Шул уңайдан китапхәнәгә йоруче китап укучылар белән берлектә районыбызның үзәк мәчетендә ачылган “Мәгърифәт мәркәзе” музеена   экскурсия ясадык.Музейда татар халкының дини мәгариф тарихы белән бәйле материаллар, XVIII-XIX гасырга караган дини хезмәтләр һәм китаплар, Коръәннең “Казан басмасы”ның төрле елларда чыккан экземплярлары урын алган.