“Табигать һәм кеше”
22 апрель -җир көне . Шул Уңайдан Бөрбаш мәктәбенең 2 сыйныф укучылары белән “Табигать һәм кеше “ дип исемләнгән тематик әңгәмә уздырылды. Бу әңгәмәдә табигать,әйләнә—тирә,туган җир турында фикер алыштык. Табигатьне саклау пычыратмау - һәр кешенең изге бурычы ул. Чөнки кешенең тормышы табигать белән бәйләнгән. Әгәр кешеләр һаваны, суны агулап, урманны корытып бетерәләр икән, димәк кеше үз - үзен юк итә дигән сүз. Чөнки аңа яшәр өчен җирлек калмый. Шуңа күрә табигатьне күз карасы кебек сакларга кирәк. |