“Сталинград дәхшәте”
2 февральдә Совет гаскәрләренең Сталинград өчен барган каты бәрелешләрендә җиңуенә 79 ел булды. Шушы максаттан чыгып Бөрбаш авыл китапханәсендә “Сталинград дәхшәте” исеме астында батырлык сәгате уздырылды. Бу чарада 4 сыйныф укучылары катнашты.