Арборская сельская библиотека - филиал № 5

Сабантуйга бүләк җыю йоласы

Июнь ае – Сабантуйлар ае. Сабантуй – татар халкының сагынып көтеп алынган борынгы, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме. Милли бәйрәмебез Сабантуйны каршы алу йолаларының берсе – бүләк җыю. Шул  матур гадәт буенча, Арбор авылында Сабантуйга бүләк җыю чарасы үтте. Мәдәният хезмәткәрләре  ярдәмендә оештырылган чара уен-көлке,җыр-бию белән аралаштырылып,гармун моңнары белән үрелеп,бик күңелле узды.