Арборская сельская библиотека - филиал № 5

Балачак –бәхет иле

1 нче июнь – җәйнең беренче көнендә иң матур, якты, истәлекле бәйрәмнәрнең берсе булган Халыкара балаларны яклау көне уздырыла.

Балалар – зур бәхетнең кечкенә чаткылары, һәр өлкән кешенең тормышын шатлык һәм яктылыкка төрүче могҗиза, яшәвебезнең мәгънәсе. Шушы матур бәйрәм уңаеннан без мәдәният йорты белән берлектә “Балачак –бәхет иле” дип исемләнгән балалар сабантуе уздырдык.

Балалар белән төрле уеннар уйнадык. Аркан тартыш, капчык киеп йөгерү, кашыкка күкәй салып йөгерү, таяк тартыш һ.б уеннарда балалар көч сынашты. Бу милли уеннар барысы да балалар күңеленә хуш килде. Бәйрәмдә катнашкан бер бала да бүләксез калмады.