Арборская сельская библиотека - филиал № 5

Сад Памяти

"ХӘТЕР БАКЧАСЫ" акциясе кысаларында бөтен ил буенча Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 миллион кешенең һәрберсе истәлегенә 27 миллион агач утыртыла.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү көннәрендә  Арбор авыл китапханәсе дә Халыкара "Сад памяти" акциясенә кушылды.

Акция барышында Бөек Ватан сугышында катнашкан яки яу кырында һәлак булган каһарманнар истәлегенә нарат агачлары утыртылды.