Сәнгать дөньясында маяк булып, мәңге яши, яшьни яшь Тукай!
Еллар узган саен, Габдулла Тукайның шигырьләре тагын да көчлерәк яңгырый, асылыбызны, телебезне, тарихыбызны, татарлыгыбызны әледән-әле искә төшереп тора. Без, яңа буын вәкилләре, ул калдырган мирасны түкми-чәчми киләчәккә алып барабыз. “Сәнгать дөньясында маяк булып, мәңге яши, яшьни яшь Тукай!” район күләмендә үткәрелгән шигырь бәйгесендә катнашып Нигматуллин Юсуф 3 урынга лаек булды.