Арборская сельская библиотека - филиал № 5

Тукайлы балачагым

26 апрельдә бөтен дөнья бөек татар шагыйре Г.Тукайны искә ала.

Г.Тукайның тууына 138 ел тулу уңаеннан, китапханәче мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Тукайлы балачагым» дигән әдәби иртә чарасы уздырды. Чара барышында нәниләр Тукай иле буйлап сәяхәт итте. Яшь китап сөючеләр шигырьләр сөйләде,шагыйрьнең иҗаты буенча төзелгән викторина сорауларын чиштеләр, «Без – Тукай оныклары» дигән китап күргәзмәсе белән танышты.

2