Арборская сельская библиотека - филиал № 5

Авыл яши

Татарстанда авылларны саклап калуга, аларны яшәтүгә һәм үстерүгә, төрле эшчәнлекләр алып баруга юнәлдерелгән «Авыл яши – Деревня живет» пилот проекты старт алды.

Шуңа күрә әлеге программаны гамәлгә ашыруга китапханәләрне дә җәлеп итәләр. Алар ЗУМ формасында узачак укуларның төп мәйданчыгы булачак. Китапханәләр авыл хуҗалыгы тармагына багышланган күрсәтмә әсбаплар, китап-журналлар белән баетылачак. Темалар күптөрле: балык үрчетү, бакчачылык, кортчылык, гөмбә, җиләк үстерү, итчелек юнәлеше, халык кәсебе... Китапханәдә “Авыл яши” күргәзмәсе эшләнеп китап укучыларга тәкъдим ителде.