Арборская сельская библиотека - филиал № 5

"Россия-геройлар Ватаны"

Арбор авыл китапханәсендә Ватан Геройларына багышланган чара үтте.
Ватан Геройлары көне – безнең өчен мөһим истәлекле дата, ул тарихи традицияләрне дәвам итү һәм илебез геройлары тарафыннан нинди батырлыклар эшләнүе турында хәтерне саклау булып тора. 9 декабрьдә без каһарман ата-бабаларыбызны искә алып кына калмыйбыз, Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Изге Георгий ордены һәм Дан ордены кавалерларын хөрмәтлибез. Китапхандә әлеге дата уңаеннан 7-8 сыйныф  укучылары  өчен «Россия-геройлар Ватаны» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде.. Күргәзмә өчен кешелекнең батырлыгын, намусын, кыюлыгын, каһарманлыгын чагылдыручы әдәбият сайланды. Күргәзмәдән укучылар районыбыз үсешенә шактый хезмәт куйган күренекле шәхесләр турында да белә алдылар. Китапханә укучыларын һәм илебезнең героик үткәне белән кызыксынучыларны әлеге күргәзмә белән таныштырылды.Укучылар белән “Батырлык” дәресе үткәрелде.