Кулларыннан гөлләр тама
Кеше сокланырлык әллә нинди хикмәтләр ясый белүче кешеләр турында әнә шулай диләр. Тәрәзә төбендәге гөлләре кышын да шау-чәчәктә утырып, җәй көннәрендә ишегалды аллы-гөлле чәчкәләргә күмелгәнгә, өендә үзләре тудырган һәртөрле матурлык булганга гына түгел, нинди генә эшкә тотынсалар да, куллары ятып торганга, уңган-булганга шулай диләр алар турында. Тумыштан сөйләшү һәм ишетү сәләтеннән мәһрүм булган апалы- сеңелле Эльвира һәм Лилия Хайрутдиноваларның кулларыннн килмәгән эшләре юк.