Арборская сельская библиотека - филиал № 5

Язлар безгә җиңү алып килде

Арбор  авылында Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган тантаналы митинг үткәрелде. Сугыш тәмамлаганга 77 ел үтсә дә, хәтер яши, хәтер мәңгелек. Без чарада  Бөек Җиңү көнен якынайткан, Ватаныбыз өчен гомерләрен биргән батырларны,тыл ветераннарын  искә алдык. Бәйрәмдә сугыш ветераны Гарифҗан  Галиев,Район башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Ильшат  Солтан улы , җирле җитәкчеләр,авыл халкы катнашты. Чара патриотик җырлар,шигырьләр.биюләр белән үрелеп барды.