Арборская сельская библиотека - филиал № 5

Сугыш дәһшәтен китаплар сөйли

Сугыш, аның геройлары турындагы истәлекләрне саклап калырга безгә китаплар ярдәм итә. Бөек Ватан сугышы турындагы китаплар беркайчан да актуальлеген югалтмый һәм алар китапханә киштәләрендә тузанланырга тиеш тә түгел.Әлбәттә, әдәбият дөньяны үзгәртә алмый, әмма сугыш турындагы китаплар кемнеңдер йөрәк хисләренә кагылырга һәм тормышыбызга бер генә тамчы булса да игътибар һәм игелек өстәргә мөмкин. Алар безнең балаларга Бөек Ватан сугышы турындагы истәлекне һәм тыныч тормыш кыйммәтләрен аңларга да ярдәм итәләр.Арбор авыл китапханәсе “Сугыш дәһшәтен китаплар сөйли” исемле күргәзмә төзеп китап укучыларга тәкъдим итте.