Галәмгә сәяхәт
12 апрель-Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне. Шул унайдан Арбор авылы китапханәсендә 5 сыйныф укучыларына "Галәмгә сәяхәт"исемле презентация күрсәтелде. Балалар космос турындагы китаплар, Җир орбитасын урап узган Ю.Гагарин турында белемнәрен тирәнәйттеләр, космос темасына багышланган викторинада актив катнаштылар.