«Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз»
2 февраль көнне Арбор авыл китапханәсе «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Бу акция Бөек Ватан сугышы елларында совет разведчиклары, партизаннарның батырлыгына багышлана һәм «Бөек Ватан сугышы партизаны» (1943 елның 2 феврале) медален гамәлгә кую уңаеннан оештырыла. Китапханәче укучыларга разведчикларының сугышчан батырлыклары турында сөйләде, В.Богомоловның «Иван», «Дети – герои Отечественной войны», В.Губаревның «Павлик Морозов» китапларыннан кычкырып укулар оештырылды.