Серле капчык
Яңа ел ул – барыбыз өчен дә көтеп алынган, иң могҗизалы бәйрәмнәрнең берсе. 6 январь көнне балалар өчен ,мәдәният йортында, китапханәче белән берлектә “Серле капчык” әкият-тамаша үткәрелде.
Бәйрәмгә килүчеләр Яңа ел чыршысы тирәсендә күңел ачтылар, төрле уеннарда катнаштылар, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Кыш бабайның күчтәнәчләре белән сыйландылар.