Арборская сельская библиотека - филиал № 5

Культурный дневник первоклассника.

15 октябрь көнне Арбор авыл китапханәсендә 1 сыйныф укучылары өчен мәдәни көндәлек тапшыру  тантанасы  үтте.Чара барышында укучылар  яңа журналлар- китаплар белән таныштылар,китапханәгә йөрү  кагыйдәләре  белән  таныштылыр,кызыклы биремнәр үтәделәр ,табышмаклар иленә сәяхәт ясадылар.Китапханәче укучыларга  "Укучының мәдәни көндәлеге"н тапшырды, анда алар республикабызның мәдәни мирасы белән таныша, шулай ук мәдәни чараларда катнаша алачак.