Җәлил укулары
Муса Җәлилнең иҗади мирасын популярлаштыру,фронтовик язучылар иҗатына кызыксынуны арттыру, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне барлау, таныту һәм сәләтләрен үстерү максатыннан “Җәлил укулары” Халыкара әдәби бәйгесендә Арбор авыл китапханәсеннән 5 китап укучы катнашты.Алар тарафыннан М.Җәлилнең “Кыз үлеме”, “Яшь ана”, “Карак песи”, “Соңгы көрәшкә”, “Кызыл ромашка”,шигырьләре сөйләнде.