Арборская сельская библиотека - филиал № 5

“Безнең тамырлар. Фольклор укыйбыз"

21 февраль -  Халыкара  туган тел көнендә, Арбор авыл китапханәсе Ульяновск өлкәсе  С.Т. Аксаков исемендәге  балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе оештырган  “Безнең тамырлар. Фольклор укыйбыз" дигән төбәкара акциядә катнашты. Бу акциянең максаты -  үсеп килүче буын арасында  милли фольклорны киң пропагандалау. Фольклор  -  һәр халыкның алыштыргысыз байлыгы, халыкның талантын һәм сәләтен күрсәтә торган авыз – тел иҗаты. Халыкның авыз иҗаты аша бала туган теленең матурлыгын танып белергә өйрәнә, халкының мәдәниятына якыная.  «Карлыгач» балалар бакчасына йөрүче кечкенәләр өчен “ И туган тел, и матур тел” исемле әдәби мозаика әзерләнгән иде. Китапханәче балаларга туган тел һәм шушы көндә уздырыла торган акция турында сөйләде. Кечкенәдән үк безне озата килүче җырларны, санамышларны, тизәйткечләрне искә төшердек.Табышмакларга җаваплар таптык.Татар халкының “Менә сиңа куш кулым ” уены кечкенәләргә бик тә ошады.