Арборская сельская библиотека - филиал № 5

«Безнең ишегалды»

11 июньдә  Арбор авыл  китапханә хезмәткәре ,мәдәният йорты хезмәткәре белән берлектә «Безнең ишегалды»  Россия көненә багышланган танып белү-күңел ачу программасы уздырды.

Чарада катнашучылар әлеге бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныша алды, ни сәбәпле дәүләт һәм гражданнар өчен әһәмиятле көнгә әйләнүе хакында белде.

Балалар бик теләп «Мин Россия турында нәрсә беләм?» викторинасы сорауларына җавап бирде. Дәүләт символлары турындагы табышмаклар барысының да күңеленә хуш килде, ә алып баручыларны, балаларның яше кечкенә булуга карамастан, дәүләт символикасын яхшы белүләре куандырды.