Карадуванская сельская библиотека - филиал № 4

Тулган ай кебек түгәрәк, Әнкәйле дөнья гына!

8 март – Халыкара хатын – кызлар көне уңаеннан китапханәдә өлкән китап укучылар өчен  “Тулган ай кебек түгәрәк, Әнкәйле дөнья гына!” дип исемләнгән әдәби кичә үтте. Кичәдә 9 өлкән китап укучы катнашты. Дөнья күләм атаклы хатын - кызларыбыз – җырчылар, кино артистлары, язучылар, сәясәтчеләр томышыннан презентация тәкъдим ителде,  сораулар бирелде. Әнкәйләргә, хатын – кызларга багышланган шигырьләр укылды, “Әнкәй безне Сөннән алып кайткан” җыры җырланды. Өлкәннәр белән бергә кызыклы уеннар уйналды.Кичә бик җанлы үтте.