Карадуванская сельская библиотека - филиал № 4

"Муса Җәлил - балаларның дусты

 Герой шагыйрь Муса җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан, Таузар мәктәбе укучылары  һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән кызыклы чара үтте. Балаларга шагыйрьнең тормышыннан кыскача мәгълүмат бирелде, китаплары белән таныштырылды.Шигырьләре кычкырып укылды, аларга иллюстрацияләр күрсәтелде.