"Балачактан таныш әкиятләр"
Балалар китабы атналыгы кысаларында Алан авыл китапханәсе балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән «Балачактан таныш әкиятләр» дигән әдәби сәяхәт оештырды . Балаларга халык әкиятләре, язучыларның әниләре, әбиләре сөйләгәннәрдән таныш әкиятләре тәкъдим ителде. Алар кычкырып укуны игътибар белән тыңладылар һәм әкиятләргә рәсемнәрне карадылар.