"Әти, әни, мин- спорт гаиләсе"
2024 ел Россиядә гаилә елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Алан авылы китапханәсе укучылар белән "Әти, әни, мин- спорт гаиләсе" дип исемләнгән рәсем бәйгесе уздырды. Балалар үз гаиләләренең яраткан спорт төрен рәсемгә төшерделәр.