Алановская сельская библиотека - филиал № 32

"Вакыт безне сайлады"

 15 февральдә  Алан  авыл китапханәсендә а совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 35 еллыгына багышланган әфган сугышчылары белән очрашу узды. Очрашуда якташларыбыз-Әфганстандагы сугышта катнашучылар  Нурисламов Ренат Каюм улы, Галиев Гариф Әхмәтзариф улы, Гатиятуллин Дилюс Магсум улы катнаштылар. Очрашу барышында әфганлылар Әфганстанда булган вакытта һәм интернациональ бурычларын үтәгәндә истәлекләре белән уртаклаштылар, шулай ук яшь буынны яхшы укырга, спорт белән шөгыльләнергә, үз Ватанын яратырга һәм Ватанны лаеклы яклаучылар булырга әзер булырга чакырдылар.