Алановская сельская библиотека - филиал № 32

"Алма белән дуслашсаң. табиб кирәкми"

30 январь көнне Алан авылы китапханәсендә "Алма белән дуслашсаң. табиб кирәкми" дип исемләнгән викторина булды. Балалар сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше нәрсә икәнлеге турында фикер алыштылар, сәламәтлегебезгә һәм гомер озынлыгына нәрсә тәэсир итә икәне турында  сөйләштеләр.