"Балалар хокуклары балалар күзе белән"
1 июнь көнне Алан авылы китапханәсендә , балаларны яклау көне уңаеннан "Балалар хокуклары балалар күзе белән" дип исемләнгән рәсем ясау бәйгесе уздырылды. Анда балалар үзләренең хокукларын рәсемгә төшерделәр, җанлы әңгәмә дә корылды.