Сардыкская сельская библиотека - филиал № 31

"Журнал битләренә сәяхет "-балалар журналларын күзәтү

15 апрель көнне Сәрдек авыл китапханәсендә 1-4 сыйныф укучылары белән "Журнал битләренә сәяхет "дип исемләнгән чара уткәрелде.Укучылар  белән китапханәдәге журналлар белән танышып чыктык ,журналдагы кроссвордларга,  ребусларга җаваплар әзләдек, табышмаклар чиштек .Бүген балалар өчен журналлар күп чыгарыла.Периодик матбугатның тормышта роле бик зур. Газета һәм журналлар укучыларга тирә-юньдә булган һәрнәрсә турында оператив мәгълүмат алып бара, иң кызыклы вакыйгаларны, фактларны, мәгълүматны яктырта, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирә.Балалар журналы баланы уку дөньясына алып бара, үзен күрсәтергә, үзен олы кеше итеп хис итәргә, дуслар һәм фикердәшләр табарга мөмкинлек бирә.