Сардыкская сельская библиотека - филиал № 31

Яз бәйрәме- Нәүрүз- Нәүрүз бәйрәме

 .Буыннан буынга күчә торган гореф-гадәтләр һәм йолалар вакытлар узу белән һич тә әһәмиятләрен югалтмыйлар ,киресенчә ,аларның кыйммәтләре арта гына.Бүгенге көндә милли бәйрәмнәребез,йола,гореф-гадәтләребез яңадан торгызылып,яңартылып,заман төсмерләре биреп үткәрелә башлады.Көннең төнне куып җиткән вакытында ,кышнын карлары су булып акканда ,безнең әби-бабайларыбыз -Нәүрузбикәне каршы алганнар.Клуб һәм китапханәдә эшләүче хезмәткәрләр инициативасы белән ,халкыбызның милли бәйрәме 8 апрель көнне Сәрдек авыл балалары өчен китапханә каршындагы мәйданчыкта "Яз бәйрәме- Нәүрүз"исемле бәйрәм үткәрелде.Балалар күңелле уеннар уйнадылар,үзарә ярыштылар,матур җырлар җырладылар .