Сардыкская сельская библиотека - филиал № 31

Куркынычсыз Интернет

10 февраль көнне Сардек китапханәсендә 4-6 сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре белән "Куркынычсыз Интернет" дигән темага чара үткәрелде.
Чараның максаты, укучыларны Интернет челтәрендә кисәтүче куркынычлар белән таныштыру. Чарада Интернет челтәренең төп куркынычсызлык кагыйдәләре турында фикер алыштылар:
1.Интернет челтәрендә таныш булмаган кешеләргә үзе һәм дуслары турында сөйләмәскә.
2. Теркәлгәндә, катлаулы логин белән пароль уйлап табарга һәм аларны беркемгә дә әйтмәскә.
3. Ата-аналарын кисәтмичә генә интернет челтәрендәге танышлар белән очрашмаска.
4. Ата-аналарына әйтмичә генә мәгълүматтан файдалану өчен смс җибәрмәскә.
Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.