“Тормыш бер генә бирелә”- әңгәмә
31 май көнне Сәрдек авылы китапханәсендә 7 сыйныф укучылары белән “Тормыш бер генә бирелә”- дигән темада әңгәмә үткәрелде. Укучыларда сәламәт яшәү рәвешен алып бару , тәмәке тартуның кешенең эчке дөнясына һәм тышкы кыяфәтенә начар тәэсир итә торган зарарлы гадәт икәнлеген аңлатылды. Чара азагында яшүсмерләр арасында сораштыру үткәрелде, җаваплар тәмәке тарту файдасына булмады.