Сардыкская сельская библиотека - филиал № 31

"Наркотик гомерлек чир" - әңгәмә

  Наркомания – бүгенге көннең иң куркыныч күренешләреннән берсе, дисәк, һич арттыру булмастыр. Ул ел саен дистәләрчә мең гомерләрне алып китә, меңнәрчә кеше хезмәткә сәләтсез булып кала. Наркомания бигрәк тә яшьләрне аямый. Шул уңайдан китапханәдә "Наркотик гомерлек чир" исемле әңгәмә уздырылды. Әңгәмә барышында тормышта дөрес юл сайлап үз тормышыңны төзү өчен файдалы мәгълүмат бирелде, китапханәдә яшләребез өчен “Яшүсмер синең өчен” исемле китап күргәзмәсе дә ясалды. Күргәзмәдә кеше организмы өчен наркотикларның зыяны турында мәгълүмат тәкъдим ителде.