"Галәмгә сәяхәт"- рәсем ясау сәгате
12 апрельдә китапханәдә Космонавтика көненә багышланган рәсем ясау сәгате уздырылды. Китапханәче балаларга космонавтика үсеше тарихы турында, кешенең космоска беренче очышы, беренче космонавт Ю.А. Гагарин турында сөйләде.