Сардыкская сельская библиотека - филиал № 31

”Авырмыйча яшәү серләре” - очрашу

Китапханәдә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча, 4 апрель көнне Сәрдек авыл китапханәсендә, фельдшер Гайнуллина Лилия Гәптелфәрт кызы белән ”Авырмыйча яшәү серләре” - дип исемләнгән очрашу узды. Очрашуда ул дөрес туклану буенча күп кенә киңәшләр, мәгълүмәтләр бирде. Өлкәннәребез авыл фельдшерына үзләрен кызыксындырган сорауларын  бирделәр, күп төрле яңа мәгълүмат алдылар.