Сардыкская сельская библиотека - филиал № 31

“Яралы йөрәкләр” - китап күргәзмәсе.

30 октябрь илебездә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Россия тарихында бу еллар җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган. Күпме кеше гөнаһсыз рәнҗетелеп, төрле җинаятьләрдә гаепләнеп, туган якларыннан куылган, нахакка гаепләнүләр күпме кешенең гомерен вакытыннан алда алып киткән. Сәрдек авыл китапханәсендә ясалган “Яралы йөрәкләр” исемле китап күргәзмәсе шул чордагы вакыйгалар турында сөйли.