“Гомер көзләрегез аяз булсын” исемле әдәби-музыкаль кичә
8 октябрь көнне Сәрдек авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә “Гомер көзләрегез аяз булсын” исемле әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Кичәдә балалар өлкәннәргә багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.Өлкәннәребез “Китаплардан табыйк яшьлекне” исемле китап күргәзмәсе белән таныштылар. Күргәзмәгә Голсинә Галимуллина, Гарипҗан Мөхәммәтшин, Фәридә Шакирова китаплары куелды.