Сардыкская сельская библиотека - филиал № 31

"Үз ана телем минем өчен матур, ин матур тел"- интелектуаль викторина

21февраль көнне Сәрдек авыл китапхансендә клуб белэн берлектә "Туган тел"көненә багышлап,"Үз ана телем минем өчен матур, ин матур тел" исемле интелектуаль викторина уздырылды.Викторинада балалар чиратлашып табышмакларга җаваплар таптылар,мәкальләрнен дәвамын әйтеп бетерделэр, шигырьләр сөйләделәр. Татар халык әкиятләре буенча эшләнелгән "Тылсымлы сүзләр" исеме астында ребус чиштеләр. Уздырылган чарабыз телебезне саклау һәм үстеру максатыннан эшләнелде.