Сардыкская сельская библиотека - филиал № 31

1 июнь- балаларны яклау көне уңаеннан "Бәхетле балачак"-уен.

Балаларның киләчәге матур булсын өчен, тыныч имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк. Бала кадерен белгән кеше картлыкта бәхетле була. Безнең тормыш балаларыбызда. Алар өчен сөенеп, куанып яшәргә насыйп булсын. Балаларыбызның киләчәк көннәре, уңыш, тоташ бәхет, шатлыкка төрелсен. 1 июнь-балаларны яклау көне. Шул уңайдан, “Бәхетле балачак” дигән исем астында балалар белән уеннар үткәрдек.