Сардыкская сельская библиотека - филиал № 31

"Вы наша гордость" - Республика акциясе

Закирова Валентина Николаевна 1953 елның 3 декабрендә Ярославль өлкәсенең Никольское, Некрасов районы Никольское авылында туа. 1961 елда Никольский сигезьеллык мәктәбенә укырга керә, 1969 елда тәмамлый. 1969 елдан 1973 елга кадәр Ярославль өлкәсенең Углич педагогика училищесында укый. Училищены "гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфларында белем бирү"белгечлеге буенча тәмамлаган. 1973 елның 15 августында  Пижмарино сигезьеллык мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы итеп билгеләнә. 1974 елда КДПУ студенты була (читтән торып укый), 1979 елда институтны рус теле һәм әдәбияты укытучысының квалификациясе белән тәмамлый. 1973 елдан башлап Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Пыжмара урта гомуми белем бирү мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Хәзерге вакытта лаеклы ялда.