Атнинская сельская библиотека - филиал № 3

Библиотөн-2023.Бергәләп укыйбыз

  "Библиотөн-2023.Бергәләп укыйбыз."-Бөтенрәсәй акциясе кысаларында китапханәдә "Укытучы.Кеше.Язучы." дигән библиомикс үткәрелде.Чарада катнашкан югары сыйныф укучылары гомерләрен балалар укытуга багышлаган рус язучыларының тормыш юлы һәм иҗаты белән,укытучылар тормышын,хезмәтен чагылдырган әдәби әсәрләр белән таныштылар.Чараның икенче өлешенә башлангыч мәктәп укытучысы Заляева А.Г. чакырылды.Ул балаларга укытучы хезмәте,аның үзенчәлекләре турында сөйләде.Балаларга һөнәр сайлау өлкәсендә файдалы киңәшләрен бирде.