Атнинская сельская библиотека - филиал № 3

Ир-егетләр-ил тоткасы

Ватанны Саклаучылар көне уңаеннан, "Ир-егетләр-ил тоткасы" дигән тематик кичә үткәрелде.Кичәгә авылның үсешенә үзенең өлешен керткән,төрле өлкәдә эшләгән,юбиляр ир-егетләр чакырылды.Аларны күмәк хуҗалык рәисе,авыл җирлеге башлагы,районнан килгән вәкил,авылдашлар,туганнары котлады.Кичә үзешчән сәнгать коллективлары әзерләгән концерт номерлары белән үрелеп барды.