Дөньяга танылган татар галимнәре
Татар халкы талантларга бай һәм дөньяга күп танылган һәм күренекле кешеләр биргән. Әтнә китапханәсендә 5-9 сыйныф укучылары өчен "Дөньяга танылган татар галимнәре" дип аталган библиографик дәрес үтте. Биредә китапханәче укучыларга Татарстанның танылган галимнәре һәм аларның ачышлары хакында сөйләде.