Янгуловская сельская библиотека - филиал № 29

"Терроризмга каршы бергәләп көрәшик"

Яңгул авыл китапханәсендә "Терроризмга каршы бергәләп көрәшик" темасына мәгълүмат сәгате узды. Китапханәче укучыларны Россия һәм дөньядагы терактларны тасвирлаучы басмалар,вакыйгалар белән таныштырды, гадәттән тыш хәлләр барлыкка килгән очракта  үз тормышынны саклап калу һәм башка кешеләрнең тормышын коткару турында сөйләде.