Янгуловская сельская библиотека - филиал № 29

“Китап иле серле дөнья!”

Китапханәдә “Китап иле серле дөнья!” дип исемләнгән, китапка, китапханәгә багышланган уен-викторина  үткәрелде. Кичәгә килгән балаларны китап укырга, аңа сакчыл караш тәрбияләргә, кызыксынуына туры килгән китап сайлап алырга өйрәтелде.. Китапсыз үткән гомерне мәгънәсез узган гомер диләр. Китап кешенең юлдашы,киңәшчесе.Ул кешедә күркәм сыйфатлар, батырлык, ихтияр көче тәрбияли. Китапханәче китапханә турында,беренче китап кайчан барлыкка килгән, картотека, китапханәгә даими килеп торган газет,журналлар таныштырып үтте.Кичә табышмаклар әйтү белән дәвам итте.Балалар табышмакларга җавап бирделәр .Кызыксынган сорауларына җавап таптылар