Янгуловская сельская библиотека - филиал № 29

Китапны саклап тоту һәм таушалган китапны төзәтү акциясе

Матур бизәлешле, яңа китаплар янәшәсендә таушалган, искергәннәре китап киштәләрен бер дә бизәми.  Шуңа да, балалар белән китапларны дәвалау булды ягъни  китапханәдә китапны саклап тоту һәм таушалган китапны төзәтү акциясе үткәрелде. Акциянең максаты: китапка карата мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияләү. Әңгәмә вакытында  китап төрләре, китапның укучы кулына кергәнче нинди юллар үтүе турында тәф-силләп сөйләнелде. Китапны ремонтлау кагыйдәләре белән таныштырылды. Балалар таушалган китапларны бик теләп һәм зур кызыксыну белән "дәваладылар". Ремонтланган китаплар яңа сулыш алдылар, ә балалар исә, китапны саклап тотуның мөһимлеген аңладылар.