Янгуловская сельская библиотека - филиал № 29

“Әкияттә кунакта”

Балалар кечкенәдән әкиятләрне кызыксынып тыңлыйлар,андагы геройларның сөйләшүенә дә,йөрүенә дә ышаналар. Алар аны чын барлык итеп кабул итәләр. Әкиятләр балаларга аңлаешлы, гади; укырга да кызыклы; аларда ниндидер могҗиза, тылсым бар; һәрвакыт яхшы, намуслы кешеләр җиңә. Әкиятләр балаларны яхшылыкка, батырлыкка, кешелекле булырга, зирәклеккә, тапкыр булырга өйрәтәләр. Дөреслекнең һәрвакыт җиңәсенә ышанырга өндиләр. Әкиятләр  үткән белән киләчәк буынны бәйли.Мәктәпкәчә яшьтәге нәниләргә “Әкияттә кунакта” исеме белән төрле темага багышланган әкиятләр кычкырып укылды.