Янгуловская сельская библиотека - филиал № 29

“Тормыш җыры"

Җәлилнең тууына 118 ел тулу уңаеннан , укучыларда шагыйрь иҗатына карата кызыксыну, ихтирам хисләре тәрбияләү;укучыларда Муса Җәлил үрнәгендә гражданлык тәрбиясе  һәм патриотик тәрбия бирү максатыннан китапханәдә “Тормыш җыры“ дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде.Кичә барышында укучылар шагыйрьнең  тормыш юлы ,иҗаты белән генә танышып калмадылар ,үзләре дә аның шигырьләрен кычкырып укыдылар.