Янгуловская сельская библиотека - филиал № 29

"Идел буе халыклары" дидактик уены

Башка милләт халыкларына кызыксыну, халыкара хисләр һәм дуслык тәрбияләү, балаларның Идел буе халыклары турында ,үзара халыклар дуслыгы турында белемнәрен киңәйтү максатыннан "Идел буе халыклары" дидактик уены тәкъдим ителде. Олы яшьтәге балалар киемнәренә карап милләтләрен аердылар,һәр милләтнең үзенә хас уеннары турында сөйләделәр. Укучылар «Ремосло»,»халык кәсебе»төшенчәләре белән таныштылар,шулай ук аларга талдан сувенирлар ясау буенча сөйләп үтелде.