Янгуловская сельская библиотека - филиал № 29

«Тормыш тамчысы»

3 сентябрьдә терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көнендә «Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясе үткәрелә.  Без дә бу акциягә кушылдык һәм  барлык теракт корбаннарын искә алдык. Шулай ук Беслан шәһәрендәге 1 нче мәктәпне басып алулары һәм теракт корбаннары булулары хакында, террорчылык акты вакытында йөзләгән кеше һәлак булып, аларның күбесе балалар булуы һәм өч көн дәвамында алар бер тамчы су да эчә алмаулары хакында сөйләнелде. Акциядә катнашучы укучылар  кулларына  су җыеп “Ял паркындагы” чәчәкләргә су сиптеләр. Шулай итеп символик рәвештә суны инде булмаганнар белән бүлештеләр.